Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Лениногорск районы халкы!

2022 елның 9 июле, шимбә

 

Хөрмәтле мөселман кардәшләр, Лениногорск районы халкы!

Бүген бөтен дөнья мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтә. Сезне чын күңелемнән әлеге изге бәйрәм белән котлыйм!

Бу көннәрдә миллионлаган мөселман хаҗ кыла һәм корбан чала, шул рәвешле алар Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләрен белдерә.Әлеге бәйрәм мәрхәмәтлелеккә һәм бер-береңне ихтирам итәргә өнди, кешеләрне якынайта, үз-үзеңә ышанычны арттыра.

Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Ул безгә көч һәм оптимизм өстәсен, өмет һәм күңел тынычлыгы бүләк итсен!

Бу якты бәйрәмдә барыгызга да нык сәламәтлек, гаиләләрегезгә бәхет һәм муллык, барлык игелекле башлангычларыгызда һәм эшләрегездә уңышлар телим.

 

Рәгать Хөсәенов, Лениногорск районы Башлыгы, шәһәр мэры.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International