8 июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова «Минем гаиләм – бәхетле мизгелләр»дип исемләнгән фотоконкурс оештырды. Конкурсның максаты-гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен үстерүгә һәм ныгытуга ярдәм итүче бәйрәмне популярлаштыру.
Күргәзмә атна дәвамында эшләячәк, җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк һәм грамоталар һәм кызыксындыру призлары белән бүләкләнәчәк.
Патронажлау участогында шулай ук «Волонтер» доброволецлар үзәге волонтерлары катнашында «Минем гаиләм агачы» акциясе үткәрелде. Чара ахырында һәр катнашучы агач рәсеме төшерелгән кәгазь бите алды. Балалар үз әти-әниләрен һәм ата-бабаларын ясадылар.