Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм чаралары узды

2022 елның 8 июле, җомга

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге волонтер Вахтерова Ольга белән берлектә бәйрәм программасы оештырганнар. Чараның төп кунаклары-социаль хезмәт алучылар арасыннан күп еллар бергә яшәгән гаилә парлары. Катнашучылар бу бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында белделәр, алар бәхетле гаилә серләре белән уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International