Татарстанда массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Доброе в эфире» республика конкурсына старт бирелде.
Конкурс ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә «ТР иреклеләрнең мәгълүмати-ресурс үзәге»автоном коммерцияле булмаган оешма тарафыннан оештырыла.
Конкурсның максаты-массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек игътибарын ТР иреклеләр берләшмәсе эшчәнлегенә җәлеп итү.
Конкурсның төп бурычлары: - массакүләм мәгълүмат чараларында ТР югары уку йортлары базасында оештырылган ирекле (Волонтер) үзәкләрен яктырту;
- массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасы территориясендә уздырыла торган Ирекле (Волонтер) чараларны яктырту;
- җәмәгатьчелектә ТР ирекле берләшмәсенең тотрыклы имиджын формалаштыру;
- ТР ирекле берләшмәләре эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы журналистларны, студентлар ММЧ һәм ММЧ редакцияләрен бүләкләү.
Конкурс эшләрен һәм конкурска документлар пакетын бирү вакыты-2022 елның 20 июненнән 10 ноябренә кадәр.
Конкурсантлар конкурста катнашу өчен гаризаларын электрон почтага җибәрергә: dobrort.org@gmail.com.
Конкурсның приз фонды-300 мең сум. Конкурсның Нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: https://dobrovolets.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-sredi-sredstv-massovoy.htm.