«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик - педагогик ярдәм күрсәтү үзәге базасында педагог - психолог Диләрә Мортазина «Конфликтлар һәм аларны чишү юллары»темасына төркемле - тренинг дәрес үткәрде.
Әлеге чараның максаты-яшьләрне берләштерү, яшүсмерләрдә конфликтларны чишү күнекмәләрен формалаштыру һәм үстерү.
Анда яшьләр кызыксынучанлык һәм активлык күрсәтте.
Аннары шәһәр урамнарында үзәк белгечләре һәм волонтерлары шәһәр халкына «Конфликт шартларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре»темасына буклетлар тараттылар.