6 июль көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгече Лиана Габидуллина «Сәламәтлек әлифбасы»дип исемләнгән викторина үткәрде. Викторинада балигъ булмаган балалар социаль хезмәт алучылар катнашты. Чараның максаты-сәламәт яшәү рәвешенең нәрсә икәнлеген күзаллау, аның кеше өчен ролен аңлату, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.
Викторина барышында катнашучылар сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар, ребуслар чиштеләр: дөрес туклану, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү, көн режимын үтәү, зарарлы гадәтләрдән баш тарту кирәклеге турында белделәр. Шулай ук балалар асфальтта рәсем ясадылар һәм хәрәкәтле уеннар уйнадылар.