Лениногорскида "Халык контроле"системасы буенча килгәнн гаризаларның 68% ы үтәлгән

2022 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар багланышын координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев катнашында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына беренче яртыеллык дәвамында кергән гражданнарның гаризаларын тормышка ашыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау буенча башкару дисциплинасының торышы турында Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты, хезмәтләрнең һәм бүлекләрнең җаваплы хезмәткәрләре хәбәр итте.

2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 5 июленә кадәр системада барлыгы 1043 гариза бастырылган, 718 гариза «гариза хәл ителгән» дигән статуска ия, бу 68% тәшкил итә. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе юлларның начар торышына, шул исәптән җәяүлеләр тротуарларының торышына, территорияләрне төзекләндерүгә кагыла. Урамнарны яктырту, ТКХ һ.б. буенча мөрәҗәгатьләр бар.

2022 елның 7 июленә 223 гаризаны үтәү планлаштырыла. Барлык гаризалар да район җитәкчелеге контролендә.

Рөстәм Низамиев Лениногорск районының лениногорскилылардан килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча эшен яхшы бәяләде. Хәл ителгән гаризалар 68%  –  бу республика буенча начар күрсәткеч түгел, дип билгеләп үтте ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International