Яхшы йөзә белү - куркынычсыз ял итүнең иң мөһим гарантияләренең берсе, әмма шуны истә тотыгыз: яхшы йөзүче дә даими саклык, дисциплина һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш.
Иң яхшысы - махсус җиһазландырылган урыннарда: пляжларда, бассейннарда коенырга кирәк.
Су температурасы 17-19, һава температурасы 20-25 булганда коенырга киңәш ителә.
Йөзгәндә арысаң, иң яхшы ысул - "аркага ятып алу".
Билгесез урында суга сикерү куркыныч - баш белән каты әйбергә бәрелергә, умыртканы сындырырга мөмкин.
16 яшькә кадәрге балаларга көймәдә олылар ярдәменнән башка йөрү тыела.
Куркынычслык кагыйдәләрен төгәл үтәсәгез, җәйге ялыгыз тыныч һәм файдалы үтәр.