5 июль көнне Г. Тукай исемендәге үзәк китапханәдә Лениногорск нефть техникумы студенты, яшь шагыйрь, китапханәнең даими һәм актив укучысы Руслан Педьконың иҗат кичәсе узды.
Бу кичәнең хуҗабикәсе - поэзия, ә көтеп алынган кунаклар - Русланның шигырьләре булды. Иҗади кичә шәһәребезнең танылган шагыйрьләрен, туганнарын, якыннарын, дусларын һәм талант сөючеләрне җыйды. Руслан үзенең шигырьләрен укыды.
Русланга аның күпкырлы иҗатында киләчәктә дә уңышлар телисе килә, ул ткиләчәктә дә безне үзенең шигырьләре белән сөендерсен!