26 яшьлек ханым Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлегенең кизү частенә мошенниклык гамәлләре факты буенча мөрәҗәгать итә.
Мөрәҗәгать итүче популяр сайтта смарт-сәгать сату турында белдерү урнаштыра. Берничә көннән соң аңа әлеге товарны сатып алырга теләүләре турында хәбәр килә. Язышу барышында сатып алучы сатып алуны илтеп бирү сервисы аша рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Ханым ризалаша, сатып алучы җибәргән сылтама буенча уза һәм үзенең банк картасының барлык реквизитларын кертә. Шуннан соң әлеге картадан акча күчерелә. Сатып алучы моны техник хата дип аңлата, ә бераздан элемтәгә керүдән туктый.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 158 маддәсенең 3 өлеше буенча банк счетыннан «Урлау» буенча җинаять эше кузгатылды. Зыян 2 мең сум тәшкил иткән.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге гражданнарны интернет-сайтлар, шулай ук аларның сервислары ярдәмендә товар сатарга яки сатып алганда игътибарлы булырга чакыра. Бигрәк тә шәхси мәгълүматларыгыз белән игътибарлы булыгыз.