Лениногорскилыларны Корбан бәйрәменә чакыралар

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

10 июльдә Лениногорск районы мөхтәсибәте "Юбилейный" паркында Корбан бәйрәме үткәрә.

Шәһәрлеләр һәм кунаклар  гаиләләре белән ял итә алачак. Сезне күңел ачу программасы: төрле конкурслар һәм уеннар, күңелле стартлар һәм эстафеталар, мавыктыргыч мастер-класслар көтә. Барлык килүчеләр дә пылау һәм тәм-томнар белән кайнар чәй белән сыйлана алачаклар. Батутлар эшләячәк.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә башлана.

9 июльдә Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе:

05.00 – Коръән уку һәм дога кылу

06.00- Котлау сүзләре

06.05 - Бәйрәм вәгазе

07.00 - Бәйрәм намазы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International