Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә киләсе атнага төп бурычларны билгеләде

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

Бүген гомумшәһәр планеркасында район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аны Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов предприятие, оешма, республика министрлыклары һәм ведомстволарының территориаль бүлекчәләре, шәһәр һәм район хезмәтләре җитәкчеләре белән бергә алып барды.

«Эшлекле дүшәмбе» нең эше Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Роберт Сираҗетдиновның район территориясендәге оператив хәлләр, бүлек хезмәткәрләре тарафыннан атна эчендә башкарылган эшләр турындагы докладыннан башланды.

Аннары предприятие һәм оешма җитәкчеләре узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.

Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:

1. Шәһәр һәм районның су объектларында куркынычсызлык чараларын көчәйтергә. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә контроль һәм күзәтчелек, тиешле хезмәтләргә янгын чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтергә .

2. Шәһәр һәм район территорияләрен санитар чистарту һәм төзекләндерү. Урамнарны, скверларны, халык күпләп ял итә торган урыннарны чүп-чардан чистарту һәм үлән чабу эшләрен дәвам итү.

3. Диспансерлаштыру эшен дәвам итәргә, халык арасында аңлату эшләрен көчәйтергә.

4. Район аграрчылары өчен - мал азыгын,техниканы урып-җыю эшләренә әзерләүне дәвами итү.

5. Бәйрәм чараларын әзерлекне дәваи итү:8 июльдә «Балерина» фонтаны янында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара узачак.

9 июль-Корбан бәйрәме. 10 июльдә, «Юбилейный» паркында, Корбан бәйрәме уңаеннан, Гаилә бәйрәме узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International