Районның иҗтимагый оешмалары вәкилләрен республика форумында катнашырга чакыралар (+секция утырышлары графигы)

2022 елның 4 июле, дүшәмбе

2022 елның июль-август айларында социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның Республика форумын оештыра. Форумның пленар утырышы 2022 елның 23 августында Идел буе федераль округының «Берләшмә» форумы кысаларында узачак.

Форумның максаты - хәзерге заман җәмгыятенең актуаль социаль проблемаларын хәл итү өчен коммерцияле булмаган оешмаларның хакимият органнары белән хезмәттәшлеге нәтиҗәлелеген арттыру, эш тәҗрибәсе белән уртаклашу, шулай ук булган проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын тикшерү.

«Мәдәният өлкәсендә коммерцияле булмаган оешмалар инициативалары: актуаль сәнгать, иҗади инициативалар, инклюзия» темасына Республика форумының беренче секция утырышы 2022 елның 5 июлендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә (Казан шәһәре, Пушкин ур., 86) узачак.

Секция утырышына теркәлү өчен сылтама: http:// https://forms.yandex.ru/u/62bd42038e42696051cd73bc.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International