Лениногорскида наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды

2022 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов рәислегендә наркотикларга каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта наркотикларга каршы комиссия әгъзалары, Лениногорск районы Башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, прокуратура вәкиле Рушан Бикбов, комиссия әгъзалары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге башлыгы урынбасары Андрей Иваньчин хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш юнәлеше Эчке эшләр органнары эшчәнлегендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Наркотик чараларның законсыз әйләнеше белән бәйле теркәлгән җинаятьләр саны элеккеге дәрәҗәдә калган, барлыгы 12 җинаять теркәлгән.

Барлыгы 13 җинаять тикшерелгән,шуларның 7се авыр һәм аеруча авыр җинаять, 4се наркотик матдәләр сату белән бәйле.

Лениногорск районы территориясендә яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркоманияне кисәтү буенча эшне оештыру һәм үткәрү турында Яшьләр эшләре, спорт һәи туризм идарәсе начальнигы урынбасары Светлана Илюхина чыгыш ясады.

Мәдәният учреждениеләренең балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында, шул исәптән риск төркеменә керүче яшьләр арасында наркоманияне профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эшчәнлеге турында Мәдәният идарәсенең баш белгече Гөлнара Вагыйзова сөйләде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк балигъ булмаганнарның җәйге чорда вакытлыча мәшгульлеген тәэмин итү һәм ялын оештыру буенча чаралар турында чыгыш ясады.

Утырыш ахырында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов, барлык уртак тырышлыкларга карамастан, халык, бигрәк тә яшь буын наркоманиясе проблемасы зур проблема һәм мөһим бурыч булып кала, дип билгеләп үтте.

"Яңа нәтиҗәле чараларын табарга һәм профилактик эшне камилләштерү юлларын эзләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Рәгать Галиәгъзамович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International