29 июнь көнне "Демография" илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова социаль хезмәт алучылар белән берлектә социаль ярдәм чаралары күрсәтү буенча мәгълүмати-аңлату оештырды.
Катнашучылар балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме чаралары, законнарда каралган түләүләр, ташламалар һәм пособиеләр турында мәгълүмат алдылар.
Мәгълүмат бирү барышында балигъ булмаган балаларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru гаризалар бирүдә ярдәм күрсәтелде.