«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды, Россия Кызыл Хач Аппаратының Татарстан бүлеге белән берлектә, Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Украина һәм Россия Федерациясе чик буе территорияләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны гамәлгә ашыра.
Хәзерге вакытта Белгород өлкәсе территориясендә 10 меңнән дә ким булмаган мәҗбүри күченүче, шул исәптән өлкән яшьтәге кешеләр, хатын-кызлар, балалар бар. Азык-төлеккә, шәхси гигиена чараларына, көнкүреш химиясенә, урын-җир кирәк-яракларына ихтыяҗ зур.
Лениногорскида 2022 елның 28 июленнән 1 июленә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсендә (Куйбышев ур., 21 йорт, каб.9) гуманитар ярдәм җыелачак.
Белешмәләр өчен тел.: 5-16-11.
Кирәкле әйберләр исемлеге:
1. Балалар өчен коры ризыклар (0 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен сөт һәм сөтсез).
2. Балалар ризыгы (боткалар, катнашмалар, пюре, соклар).
3. Пластик савыт-саба (савыт-саба, пустышки, балалар шешәләре).
4. балалар өчен товарлар (подгузник, пеленка, салфеткалар).
5. Өлкән кешеләрне карау өчен товарларр (подгузник, пеленка, салфеткалар).
6. Урын-җир һәм душ кирәк-яраклары (юрганнар, мендәрләр, урын-җир әйберләре, сөлгеләр, резин тапочкалар).
7. Шәхси гигиена чаралары (шампунь, теш пастасы, теш щеткалары, душ өчен гельләр, сабын, бәдрәф кәгазе, салфеткалар).
8. Көнкүреш техникасы (электр чәйнекләре,кечкенә суыткычлар, микроволновкалар һәм башкалар).