Акция 27 июньнән 25 июльгә кадәр узачак. Акциянең максаты - Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан мохтаҗ балалар һәм ялгыз өлкән яшьтәге кешеләрне кулдан бәйләгән әйберләр белән тәэмин итү.
Актив тормыш позициясе булган кешеләрне акциядә катнашырга чакырабыз. Партия бәйләнгән әйберләрне ДЛНР һәм Украинаның азат ителгән территорияләренә китерәчәк.
Җыю "Бердәм Россия" партиясенең Лениногорск бүлекчәсе тарафыннан башкарыла: Куйбышев ур., 21 йорт, каб. 9.
Белешмәләр өчен тел.: 5-16-11.