2022 елда урман яшәүчеләрен исәпкә алу: Татарстанда дала сөркәләрен исәпкә алдылар

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, бүген республикада дала сөркәләренең санын исәпкә алу тәмамлана.

Сөркәләр куркынычны вакытында күреп алырга һәм  күзәтергә комачаулый торган биек үләнне һәм куаклыкларны яратмыйлар, ачык урыннарда яшәүне өстен күрәләр.

Гаиләләрнең хәзерге хәле канәгатьләнерлек. Аларның төп яшәү территориясе-республиканың көньяк-көнчыгышында. Иң зур сөркә колонияләре Лениногорск, Бөгелмә, Баулы һәм Азнакай районнарында урнашкан. Шулай ук Буа районында «Яңа Тинчәле сөркә колониясе» һәм «Утинкә сөркә колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигый һәйкәлләр бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International