Лениногорск районы делегациясе Новокузнецкида Халыкара шахтерлар Сабантуенда катнашты

2022 елның 27 июне, дүшәмбе

Икенче халыкара шахтерлар Сабантуе Новокузнецкида узды. Бәйрәмне Бөтендөнья татар конгрессы, Лениногорск муниципаль районы һәм Татпотребсоюз) һәм Кемерово өлкәсе оештырды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәмнең хөрмәтле кунагы булды. Республика җитәкчесе барысын да бәйрәм белән котлады, ике төбәк өчен икътисади һәм мәдәни элемтәләр бик мөһим, дип билгеләп үтте.

Инде икенче ел рәттән бәйрәмдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге Лениногорск делегациясе дә катнаша. Бәйрәм кунаклары өчен Лениногорск районы милли ризыклар, халык уеннары алып килде, туган якны өйрәнү музее күчмә күргәзмә оештырды.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының иҗат коллективлары чыгыш ясады, Лениногорск артистлары да бәйрәмне үз чыгышлары белән бизәде.

Сабантуй вакытында Россия рекорды куелды - милли костюмнар кигщн кешеләр массакүләм әйлән-бәйлән әйләнде, анда биш мең кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International