Россия Табигый фәннәр академиясе ел саен май аенда XXI гасырда тотрыклы үсешкә юнәлтелгән, әйләнә-тирәлекне саклауда һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итүдә күренекле казанышлар һәм башка төр эшчәнлек өчен, «ЭкоМир» Халыкара Экологик Премиясе лауреаты исеменә конкурс игълан итә.
Конкурста катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән проектларны, программаларны, акцияләрне тормышка ашыруны раслый торган гаризалар һәм документлар нигезендә гамәлгә ашырыла.
Гаризалар бирү шартлары һәм таләпләре сайтта урнаштырылган: http://www.raen.info
Конкурс турында өстәмә мәгълүматны оештыру комитетында алырга мөмкин: e-mail: prezidiumraen@yandex.ru;