Ел саен 1 июньдә Татарстан Республикасында су коену сезоны ачыла. Йөзләгән кеше ялга су янына якынрак бара. Шуны да истә тотыгыз, сулыкларның кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыру ягы да бар.
Хөрмәтле шәһәр халкы һәм кунаклары!
- Коену өчен билгеләнмәгән һәм билгесез сулыкларда коенудан тыелыгыз.
- Үзегезне артык өшүгә һәм аруга кадәр җиткермәгез.
- Ярдан ерак китмәгез, кисәтү билгеләрен узып йөзмәгез.
- Балаларны су янында олылар каравыннан башка калдырмагыз
- Балаларны йөзәргә өйрәтегез.
- Су янында спиртлы эчемлекләр эчкән пикниклар оештырмагыз. Исерек хәлдә коенмагыз.