Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды

2022 елның 22 июне, чәршәмбе

Лениногорскиның Мәңгелек уты һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көне үтте.

Шәһәр һәм район Башлыгы Рәгать Хөсәенов митингка килгән халыкны сәламләде һәм бу көннең безнең ил һәм халык өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын әйтте.

Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабаларыбызны һәм аларның батырлыкларын мәңге онытмаска өндәде. Аларның исемнәрен мәңгеләштерер өчен район һәм авылларда мемориаль такталар, памятниклар куелган. Без аларны һәрвакыт карыйк һәм онытмыйк, - диде район башлыгы.

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә 1 минутлык тынлык игълан ителде. Митинг Мәңгелек утка чәчәк бәйләмнәре кую белән тәмамланды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International