"Август-Лениногорск" җәмгыятенең 16 мең гектар җирендә рапс, бодай, борчак, көнбагыш, кукуруз, арпа кебек культуралар чәчелде. Чәчү эшләрендә 8 чәчү комплексы һәм төгәл чәчү нормасын үтәүче бер чәчкеч кулланылды. Быел “Август-Лениногорск” җәмгыятенең техника паркы дүрт яңа чәчү комплексы белән тулыланды.
Җәмгыятьнең бүлекчәләре бу көннәрдә уҗым бодае кырларында сыек азот белән тукландыруны төгәлли. Шул ук вакытта шытымнарны чүп үләннәренә каршы, корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртү бара.
“Чәчкән культуралар яхшы гына чыкты, тик коры һава торышы булуы гына начар тәэсир итә. Дым җитмәү сизелә”, - ди җәмгыятьнең баш агрономы Илнур Гиниятуллин.