"Юбилейный" паркында Гаилә көненә багышланган фестиваль-конкурс узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

15 майда, Халыкара гаилә көнендә, «Юбилейный» паркында  шәһәр һәм район территориясендә яшәүче төрле милләт гаиләләре арасында «Гаилә-минем терәгем, горурлыгым һәм өметем»дигән фестиваль - конкурс узды.

Һәр гаилә үзенең визиткасын тәкъдим итте, анда тамашачыларны үз халкының тормыш-көнкүреше һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар. Аннан соң барысы да иҗади номер күрсәттеләр: шигырьләр, җыр, халык уен коралларында уйнадылар.

Шәһәребездә күп еллар дәвамында яшәгән милләтләрнең көнкүреше, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында тамашачылар бик күп кызыклы мәгълүмат алдылар.

Бу көнне  Петр Михайлович һәм Татьяна Васильевна Ларионовлар гаиләсен котладылар.

Шулай ук Мәдәният сараеның «Шура хуран», «Эрзянка», «Сунмэс ялкын» фольклор ансамбльләре, балалар коллективлары – «Барби» вокаль шоу-төркеме, «Талант» студиясе, «Желание летать» бию ансамбле, «Забава» бию ансамбле, «Браво»нәфис сүз студиясе тамашачыларны үзләренең чыгышлары белән шатландырды.

Бәйрәм эстафетасын Казан артистлары «Әниләр һәм бәбиләр» шоу-программасы белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International