ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, 18 майда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән максималь һава температурасы +34 кә кадәр җитәргә мөмкин.
18 майда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Көндез явым - төшемсез. Җил төньяктан, төньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, көндез урыны белән көчәйгәндә 14 метрга кадәр. Төнлә һава температурасы +17, түбән урыннарда +10..+14˚. Һаваның максималь температурасы көндез +30..+34˚градус.