Бүген мэриянең утырышлар залында Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов атналык планерка үткәрде. Предприятие, оешма, территориаль бүлекчәләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, хезмәтләре җитәкчеләре белән район һәм шәһәр тормышының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Узган атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Олим Отакулов хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, халык арасында профилактик эш алып барылуга карамастан, мошенниклык очраклары кимеми.
Район башлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында, рәсми сайтларда һәм социаль челтәрләрдә аңлату эшләрен активлаштырырга кушты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге чираттагы тапкыр шәһәр һәм район халкын уяу булырга һәм мошенникларның һәм телефон җинаятьчеләренең хәйлә-мәкерләренә бирешмәскә чакыра. Әгәр дә сез җинаятьчеләрнең корбаны булсагыз-02 яки 112 телефоннары аша полициягә хәбәр итегез.
Аннары җитәкчеләр узган атнадагы хәлләр, оператив хәл итү өчен планнар һәм булган проблемалар турында хәбәр иттеләр.
"Лениногорск үзәк хастаханәсе" баш табибы Рим Амеров барлык халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үтәргә чакырды. Һәр лениногорскилы алдан вакцинациягә языла ала. Лениногорскида бүгенге көндә коронавирус инфекциясенә каршы вакциналар бар.
Эшлекле дүшәмбе ахырында Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов алдагы атнага эш өчен төп бурычларны билгеләде:
1. Янгын куркынычсызлыгы буенча контрольне көчәйтү, шул исәптән автоматик янгын хәбәрчеләре урнаштыру;
2. Халыкны коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү эшен дәвам итәргә;
3. Асфальт өслекне ремонтлау, юл тамгаларын төшерү;
4. «Соңгы кыңгырау», «Сабантуй» бәйрәм чараларын тиешле дәрәҗәдә уздыру;
5. Шәһәрне җыештыру, үлән чабу буенча эшне дәвам итәргә.