Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Юбилейный» паркында территориаль иҗтимагый үзидарәләре «Җиңү язы» патриотик фестиваль-конкурсы узды.
Нигезләмә нигезендә конкурсның максаты-сугыш елларында һәлак булган геройларны, ветеран-Ватанны саклаучыларны искә алу, яшьләргә рухи-әхлакый һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү. Фестивальнең төп максаты: шәһәр халкында актив гражданлык позициясе формалаштыру, әйләнә-тирәлеккә битараф булмаган мөнәсәбәт тәрбияләү.
Конкурска өч номинация буенча 47 гариза бирелгән иде: җыр, шигырь, бию. Өч сәгать чамасы сәхнәдә 5 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 150дән артык кеше үз талантларын күрсәтте. Скрипаль Владимир башкаруында«Кукушка» җыры, Хөсәенова Ләйлә башкаруында «Әни турында баллада» шигыре, Пинезова Шаира башкаруындагы үзбәк биюе берәүне дә битараф калдырмады.
Конкурсның бизәге «Россия кызы», «Соловушка», «Дуслык»һәм башка ансамбльләр номерлары булды. Little Kids dance gref һәм Friden dance gref бию төркемнәре чыгышлары белән шаккатырды.
Жюри карары белән барлык катнашучылар да конкурс лауреатлары дипломнары һәм «Мин Лениногорскны яратам» логотибы төшерелгән бейсболкалар алдылар. Касимов Булат - «Катюша» җыры (ТОС13),Фәссахова Аделина - «Зинка» шигыре (ТОС8), Солтанов Даниил - «Чертовое колесо» җыры (ТОС11), «Россиянка» ансамбле - сугыш темасына такмаклар (ТОС12), «Сунмэс ялкын» ансамбле - «Солдатым» җыры (Тос4), Альбина Идиятова һәм Данил Григорьев - бию (4), «Пируэт» хореография ансамбле (ТОС3) җиңүчеләр булдылар.
Жюри рәисе Гөлфирә Рафикова конкурста катнашучыларны котлап, фестивальне ел саен үткәрергә тәкъдим итте.