Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре волонтерлар белән берлектә «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган» дигән масштаблы акция уздырдылар.
Толлар, сугышта катнашучылар, тыл хезмәтчәннәрен өйләренә барып котладылар.
Хезмәткәрләр һәм волонтерлар көче белән ветераннарга бушлай социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтелде.
Социаль хезмәт күрсәтүче ветераннар «Георгий тасмасы»традицион акциясендә катнаштылар. Социаль хезмәткәрләр волонтерлар белән берлектә аларның һәркайсына Георгий тасмасының тарихы турында сөйләделәр, Җиңү символын тапшырдылар.
Бәйрәм алдыннан ветераннар өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырылды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтүче ветераннар шәһәрнең уңайлы парклары һәм скверлары буйлап йөреп чыктылар, яңартылган истәлекле урыннарны күрделәр, Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Бөек Ватан сугышында катнашучыларның шәһәр зиратларында күмелгән урыннарны төзекләндерү матур традициягә әйләнде. Социаль хезмәткәрләр ветераннар каберләрен җыештыру буенча чаралар үткәрделәр.
Авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләре шәһәр коллегаларыннан калышмый. Волонтерлар белән бергә алар хезмәт күрсәтүче ветераннарны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котладылар, йорт яны территорияләрен җыештырдылар. Шулай ук авыл җирлекләрендә хәрби дан һәйкәлләрен төзекләндерү буенча да чаралар үткәрелде.