Метеорологик күренешләр турында шторм кисәтү

2021 елның 11 мае, сишәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча кисәтү!

2021 елның 10 маеннан башлап Татарстан Республикасы территориясендә тәүлеклеклек температура 9 һәм аннан да күбрәк булган аномаль-эссе һава торышы урнашты.

Аномаль-эссе һава торышы 2021 елның 20 маена кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

1. Йортта салкынча һава торышын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне ябып куегыз.  суны күп эчәргә кирәк. 

2. көндез кызуда бик булмаска тырышыгыз. Урамда машиналарда балаларны калдырмагыз.

3. Салкынча душ керегез, урамга киң колачлы эшләпә киеп чыгыгыз,  күзлек киегез. Эчәргә яраклы режимны саклагыз, баллы һәм алкогольле эчемлекләр кулланмагыз.

4. Әгәр танышларыгызга  аномаль эсселек аркасында сәламәтлек өчен куркыныч янаса, ярдәм итәргә тырышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыручы кешеләргә тәүлегенә кимендә бер тапкыр килергә кирәк. Әгәр пациент ниндидер дарулар кабул итә икән, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез һәм бу даруларның организмның терморегуляцияләнүенә һәм су балансына ничек йогынты ясавын ачыклагыз. Әгәр сезнең сәламәтлегегезгә бәйле проблемаларыгыз бар икән, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез.

 

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International