2021 елның 21-24 сентябрендә Казанда KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак

2021 елның 11 мае, сишәмбе

2021 елның 21-24 сентябрендә Казан шәһәрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты химаясе астында KAZAN DIGITAL WEEK – 2021 Халыкара форумы узачак.

Чара «Казан Экспо»Халыкара күргәзмә үзәгендә катнаш (онлайн-офлайн) форматта узачак.

KDW-2021 төп тематик юнәлешләре:

- Интеллектуаль транспорт системалары;

- Ситуацион үзәкләр;

- Цифрлы индустриясе 4.0;

- Яңа заманның киберкуркынычсызлыгы;

- Финтех экосистемасы;

- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;

- Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Сәламәтлек саклау өлкәсендә цифрлы технологияләр;

- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.

Әлеге чара, теркәлү шартлары, турыдан-туры һәм онлайн катнашу шартлары, мәкаләләрне бастырып чыгару, Kazan Digital Week-2021 чараларында катнашу финанс шартлары, шулай ук Kazan Digital Week-2020 материалларының ачык архивы сайтта тәкъдим ителә: kazandigitalweek.ru/ kazandigitalweek.com к

2021 елның 30 июненә кадәр форум сайтында:  kazandigitalweek.ru/ kaz andigitalweek.com  теркәлергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International