Лениногорскиның яшь авторлары «Глаголица»бәйсез әдәби премиясенең төп призы өчен көрәшә алалар.

2021 елның 11 мае, сишәмбе

"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс.

«Глаголица» премиясе – яшүсмерләр-әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядә иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән мастер-классларда катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Конкурс эшләрен танылган язучылар бәяли: Виктор Лунин, Галимьян Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Анна Русс.

Ничек катнашырга:

* Сайтта теркәлергә: https://www.glagolitsa-rt.ru/

* Анкетаны тутырырга

* Конкурс турында Нигезләмәне өйрәнергә

· Шәхси кабинетта таләпләргә туры килә торган конкурс эшен беркетергә

Эшләр :

Рус телендә поэзия (10-13 һәм 14-17 яшь)

Татар телендә шигырь (10-13 һәм 14-17 яшь)

Рус телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)

Татар телендә проза (10-13 һәм 14-17 яшь)

Француз, инглиз, алман телләреннән рус теленә тәрҗемә итү (14-17 яшь)

Татар теленнән рус теленә һәм рус теленнән татар   тәрҗемәләр (14-17 яшь)

Телләр белү (14-17 яшь).

Нигезләмә белән тулырак сайтта танышырга мөмкин: www.glagolitsa-rt.ru/

Премияне гамәлгә куючы һәм оештыручысы « "Бәхетле тарихлар" хәйрия фонды:. Е-mail: glagolitsa-rt@yandex.ru, телефон: 8 (843) 561-06-12

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International