Язгы-җәйге чорда чүп-чар янганда һәм тиешле булмаган урыннарда учаклар яккканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу ихтималы кискен арта.
Урман янгыннарының күбесе сүндерелмәгән учаклардан килеп чыга. Аларны җылы һәм җилле һава шартларында яндырмау яхшырак. Шулай да кирәк булса, гади кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Учакларны моның өчен махсус билгеләнгән урыннарда яндыру зарур. Әгәр андый урын юк икән, аны елга һәм күл ярлары, урман юлларында, карьераларда һәм яшел үлән белән капланган аланнарда әзерләргә мөмкин.
Урманга барганда, тәмәке тарту куркыныч.
Урманда үз-үзеңне аңлы тоту һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү урманнарны янгыннардан саклауның гарантиясе булачак.
Янгын куркынычы янаган чорда урманда ярамый:
ачык уттан файдалану;
агач астында, урман аланнарында, шулай ук басуларда, урманда ут ягу;
майлы яки ягулык матдәләре булган юу материалын калдырырга.
Янгын вакытында:
Урманда янгын чыккан очракта төп бурыч-янгынга таралырга мөмкинлек бирмәү. Моның өчен утны сүндерергә, яну урынын җентекләп карарга һәм учакларының калмавына инанырга кирәк. Мөстәкыйль рәвештә утны сүндерә алмаган очракларда янгын турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, урман саклау органнарына, җирле хакимият органнарына яки полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Янгын чыкканда 101, 101 яки 112 телефоннары аша хәбәр итегез.