Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үтәләр

2021 елның 9 мае, якшәмбе

Бүген Лениногорскида Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уза.

«Мәңгелек ут» монументы янында митинг узды, анда Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре, район хакимияте вәкилләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укучылар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, район халкы һәм кунаклары катнашты.

Ветераннар адресына рәхмәт сүзләре белән район Башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 26 кеше, 456 ы - тыл хезмәтчәне һәм 197 тол яши.

«1945 елның онытылмас Җиңү маеннан 76 ел вакыт узды. Еллар узачак, буыннар алышыначак, әмма безнең район халкы йөрәгендә бабаларыбызның, әтиләребезнең батырлыгы турында хатирә сакланачак. Без барлык җиңүчеләргә чиксез хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре җиткерәбез", - диде Рәгать Хөсәенов. Ветераннарга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән лениногорскилыларга республика Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин мөрәҗәгать итте.

Митингта катнашучылар сугышта һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр куйдылар.

Парад башлану турында команданы Лениногорск шәһәре хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов бирде.

Хәрбиләр, укучылар һәм шәһәр предприятиеләре  вәкилләре һәм парад машиналарыннан торган бәйрәм колоннасы тантаналы рәвештә үзәк мәйданга кадәр узды.

Алга таба чаралар шәһәрнең үзәк мәйданында дәвам итте, анда мактаулы урынны ветераннар алды. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм республиканың Цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин барлык җыелучыларны  әлеге истәлекле бәйрәм белән котладылар. Сәламәтлек, озын гомер һәм аяз күк йөзе теләделәр.

Чара шәһәр һәм районның иҗат, балалар, коллективлары катнашында концерт программасы белән дәвам итте.

Шәһәрдә бәйрәм чаралары кичкә кадәр дәвам итәчәк, алар үзәк мәйданда, шулай ук М.Горький исемендәге паркта һәм Түбән Күл амфитеатрында узачак һәм бәйрәм салюты белән тәмамланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International