Лениногорск районы авыл җирлекләрендә Җиңү көненә багышланган тантаналы митинглар узды

2021 елның 8 мае, шимбә

Бүген Лениногорск районының барлык 24 авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган тантаналы митинглар узды. Анда ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары, шәһәр хакимияте вәкилләре, район Советы депутатлары, предприятие һәм хезмәт җитәкчеләре катнашты.

Бәйрәм  көнендә  Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт сүзләре яңгырады,  һәлак булган солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм җирлек волонтерлары, ветераннар, кунаклар һәм мәктәп укучылары обелискларга һәм һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар.

Авыл мәдәният йортларында ветераннар хөрмәтенә бәйрәм концертлары, чәй эчүләр оештырылды. Сәламәтлеге буенча бәйрәм чарасында катнаша алмаган ветераннар җирлек җитәкчелеге тарафыннан бәйрәм бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International