Җиңү көне алдыннан Лениногорск районы башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин Мәдәният сарае артистлары белән берлектә ветераннарны бәйрәм белән котладылар.
"Фронт бригадасы" Крупская, 18 һәм Кутузов, 5 адресы буенча урнашкан ишегалларында булды. Биредә ветераннар Нина Александровна Валикова һәм Мария Яковлевна Кузьмичева яши.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин аларны бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
Концертлар ветераннар яши торган барлык ишегалларында да узды. Ветераннар хөрмәтенә фронт музыкасы уйнады, артистлар сугыш еллары җырларын башкардылар.