7 май көнне Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Венера һәм Хабирова Альбина тарафыннан «Парковый ритрит» технологиясе кысаларында «Дан парклары буйлап сәяхәт»дигән чара уздырылган. Технология парк тарихы белән кызыксынуны үстерүгә, уңай хисләр һәм кәеф булдыруга юнәлтелгән.
Өлкән яшьтәге гражданнар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре карамагында булган уңайлы парклар һәм скверлар буйлап йөрделәр, яңартылган истәлекле урыннарны күрделәр. Алара Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.