Лениногорскида Бөек Ватан сугышы ветераны янына бардылар

2021 елның 8 мае, шимбә

7 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңү көне алдыннан Лениногорск районы «Исток – Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «сугыш тавышлары» дигән темага әңгәмә уздырганнар.

Сәид Нургалиевич сугыш башлану тарихы, бу елларда совет халкы өлешенә нинди сынаулар туры килүе, безнең халыкның кырыс сугыш чорында җиңүгә ничек баруы турында сөйләде. 1945 елның 9 Маенда Бөек Җиңү Көнендә кичергән хис-тойгылары турында хатирәләре белән уртаклашты. Очрашуда катнашучылар хөрмәтле ветеранны зур кызыксыну белән тыңладылар һәм бик кызыклы хикәяләре өчен рәхмәт белдерделәр, аны һәм аның хатынын якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр тапшырдылар, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр. Үз чиратында ирле-хатынлы яшь буынга күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International