Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы Елена Гыйзитдинова тарафыннан «Сәламәт булу бик шәп!» флэшмобы оештырылды.
Чараның максаты: катнашучыларда сәламәтлегеңне ныгыту, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә омтылыш тәрбияләү.
Әлеге флэшмоб социаль хезмәт алучылар, шулай ук Лениногорск халкы арасында зарядка формасында урамда музыкаль озату белән үткәрелде.
Чара барышында Елена сәламәт яшәү рәвешенең төп принциплары турында сөйләде, шулай ук «Сәламәт булу бик шәп»дип аталган буклетлар таратты.
Катнашучылар үзләре өчен сәламәт булу бик мөһим дигән нәтиҗә ясадылар.