"Георгий тасмасы" акциясе

2021 елның 8 мае, шимбә

6 нчы май көнне Лениногорск муниципаль районының «Исток-Башлангыч» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гыйзетдинова Елена Лениногорск шәһәрендә яшәүчеләргә "Юбилейный" паркында Георгий тасмалары таратты.

​Георгий тасмасы - ветераннарга хөрмәтебезне белдерү, яу кырында ятып калганнарны искә алу һәм 1945 елда җиңү яулаган кешеләргә рәхмәт белдерү символы.

«Георгий тасмасы» акциясе хәзер илебезнең барлык төбәкләрендә дә уза. Бүген бездә әлеге чарада шәһәрнең 30 кешесе катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International