Лениногорскида тыл хезмәтчәнендә булдылар

2021 елның 5 мае, чәршәмбе

4 май көнне  Лениногорск районы «Исток - Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Тимурчылар отрядында катнашучы волонтер белән берлектә, тыл хезмәтчәне Антонина Ивановнага бардылар.

Антонина Ивановна сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр, ачлык еллары турында сөйләде, фронтта һәлак булган әтисен искә төшерде.

Белгечләр Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International