Лениногорск районы Башкарма комитетының эшләр идарәчесе Елена Ненад ире белән бергә Лениногорск хастаханәсендә Covid19дан вакцинация уздылар.
Процесс Лениногорск үзәк район хастаханәсенең махсуслаштырылган кабинетларының берсендә узды. Елена Ненад үзенең ире белән V спутнигы вакцинациясенең беренче этабын узды.
Вакцинацияләүнең I этабы терапевт тарафыннан тикшерүне, вакцинаның беренче компонентын кертүне, процедурадан соң күзәтүне, ә II этап өч атнадан соң үткәрелә, ул беренчесенә охшаш, бары тик вакцинаның икенче компоненты гына кертелә.
Исегезгә төшерәбез, вакцинация ирекле рәвештә үткәрелә. Вакцинациягә алдан язылу район үзәк хастаханәсе поликлиникасының прививка кабинетында (№204, телефон 5-05-15) һәм МСЧ поликлиникасының прививка кабинетында (№18, телефон 9-09-50) дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр башкарыла.
Шулай ук вакцинацияләнергә теләүчеләр вакцинациягә һәм беркетелгән урын буенча сырхауханәләрнең мәгълүмат өстәлләренә 7.00 дән 17.30 га кадәр (район үзәк хастаханәсе 5-06-68, МЧС поликлиникасы 5-24-53) языла алалар.