Татарстан Республикасында табигый янгыннар барлыкка килү мөмкинлеге башлану белән бәйле чор 26 апрельдән 16 майга кадәр кертелде.
Бу чор гамәлдә булган шартларда республика территориясендә теләсә нинди ут, учак яндыру тыела, шул исәптән мангалда һәм металл мичкәдә.
Махсус янгынга каршы режим вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән өчен административ штрафлар күләме 2 тапкыр арта. Гражданнар өчен бу чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен штрафлар 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләр өчен – 40 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.
Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим гамәлдә булу чоры тәмамланганнан соң, ачык уттан куркынычсыз файдалану өчен кирәкле шартларны үтәгәндә, шашлык кыздырырга була.