Яңалыклар

Иске Иштерәк мәчетендә Корбан гаете


 

 



10 май көнне  Иске Иштерәк авылы зиратында өмэ оештырылды. Өмәдә авыл халкы катнашты.

 


Юбилей медалләре тапшыру

Иске Иштерәк авыл җирлегенә 3 авыл керә: Ялтау, Иске Иштерәк һәм Бәкер авллары. 3 авылга бүгенгесе көндә 32 тыл ветераныбыз бар. Иң өлкән ветераныбыз 1920 елгы. Шуларның 20се өйдән чыгып йөри алмыйлар.
Үткән атнада Иске Иштерәк муниципаль берәмлеге башлыгы Нашат Әхәт улы Мәҗитов аларны өйләренә барып, һәркайсының исәнлекләрен белешеп, юбилей медалләре тагып, бүләкләр өләште .
 


 

Юбилей медалләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру

4 нче апрель көнне Иске Иштерәк мәдәният йортында тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан юбилей медалләре һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы булып үтте.
Бәйрәм сугыш елларына багышланган музыкаль композиция белән башланып китте.
Иске Иштерәк муниципаль берәмлеге башлыгы Нашат Әхәт улы Мәҗитов ветераннарны котлап, аларның фидарь хезмәтләре, түземлекләре һәм сабырлыклары өчен рәхмәт әйтеп, исәнлекләрен теләде.
Тантанага Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Ринат улы Залаков та килгән иде. Ул да ветераннарга җылы мактау сүзләрен җиткерде һәм үз кулы белән ветераннарга медалләр тапшырды.
Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды. Бәйрәмнең соңгы өлеше чәй табыны артында узды. Әби-бабайлар рәхәтләнеп чәй табыны артында истәлекләре белән бүлештеләр, сугыш кырларында ятып калган һәм исән-сау кайтып та, бүгенгесе көндә исән булмаган ветераннар рухына дога кылдылар. Ветераннарыбыз, “ рәхәтләнеп бергә күрешеп ял иттек”,- дип шатланып, бәйрәмне оештыручыларга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.




 

 


 

Урам бәйрәме

9нчы август көнне Иске Иштерәк авылының Завод урамында “Урам бәйрәме” булып узды. Бәйрәм “Биккинә” чишмәсе янындагы “Мәннәф” күле буенда үтте. Бәйрәмгә Бәкер һәм Ялтау авыл халкы да чакырулы иде.
Урам бәйрәменә килгән халыкны кайнап торган самоварлардан коймак һәм бал белән чәй эчерү оештырылды.
Бәйрәмне Иске Иштерәк авыл җирлеге башлыгы Нашат Әхәт улы башлап җибәрде.Ул Завод урамында тырыш, уңган кешеләр яшәвен искәртте,бәйрәмне оештыруда актив катнашканнарга рәхмәт хатлары тапшырды. Урамның “Иң өлкән кешесе”, “Иң матур йорт”, “Иң матур бакча һәм ишегалды”, “Иң соңгы өйләнешүчеләргә”,”Яңа йорт төзеп керүчеләргә” һ.б. номинацияләр буенча бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмдә күп төрле бәйгеләр: малайлар һәм яшьләр арасында көрәш, гер күтәрү,качык киеп йөгерү,җыр-биюләр, кызыклы уеннар күп булды. Халык рәхәтләнеп ял итте.

 

 


 

 

8 май көнне Иске Иштерәк авыл җирлегенә кергән Ялтау, Бәкер һәм Иске Иштерәк авылларында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинглар узды

Ялтау һәм Бәкер авылларында бәйрәм сәгать 9.00 дә, Иске Иштерәк авылында 10.00 дә башланды.
Бәйрәм тантанасы өч авылда да авылларның имамнары Бөек Ватан сугышында катнашып һәлак булганнар рухына догалар уку белән башланып китте.
Иске Иштерәк авыл җирлеге башлыгы Мәҗитов Нашат Әхәт улы барлык авыл халкын Җиңү бәйрәме белән тәбрикләде.
Лениногорск шәһәренең администрациясеннән килгән Тимаков Сергей Вячеславович та, үз чиратында, Иске Иштерәк авыл халкын һәм тыл хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады, Бөек Җиңүне яулаган батырларны онытырга хакыбыз юк -дигән теләкләрен белдерде.
Шулай ук “Ялтау” Агрофирмасы җитәкчесе Тахауов Илдар Исхак улы һәм “Бәкер “ шифаханәсе җитәкчесенең урынбасары Заманов Рафаэль Рөстәм улы да авыл халкын бәйрәм белән котладылар.
Кызганыч, Иске Иштерәк җирлегенә кергән 3 авылда да ветераннар калмады . Ләкин безнең арада шул сугыш еллары хәтерләрендә нык сеңеп калган, тылда эшләгән,сугыш чорындагы барлык эшләрне үз җилкәләрендә татыган,батыр йөрәкле хатын-кызлар, хәзерге көндә инде әбиләр, һәм шул елларны бик нык исләрендә калдырган сугыш чоры балалары бар әле.
Мәктәп укучылары бик матур һәм эчтәлекле монтаж әзерләгәннәр. Өч авылның да һәйкәлләренә Иске Иштерәк авыл җирлеге исеменнән, ”Бәкер” шифаханәсеннән һәм Агрофирма “Ялтау”дан веноклар куелды.
Яуда ятып калган авылдашларыбызны һәм бакый дөньяга күчкән ветераннарны бер минут тынлык белән искә алдык.
Тантана бәйрәм концерты һәм тыл хезмәткәрләренә бүләк тапшыру белән тәмамланды.

 

 

 


 

 

 

Экологик өмә

19 апрельдә Иске Иштерәк авылында экологик өмә оештырылды. Өмәдә Иске Иштерәк авыл җирлеге муниципаль берәмлеге эшчеләре, авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре, мед.пункт эшчеләре һәм авыл халкы катнашты. Авылның урамнары, су юллары,колонка тирәләре, зираты чистартылды.

 

 

 


 

 

13 нче апрель көнне Гаянова Нәсимә әби үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте

13 нче апрель көнне Иске Иштерәк авылында яшәүче Гаянова Нәсимә әби үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте. Иң беренчеләрдән булып олы юбилее белән котларга Иске Иштерәк авыл җирлеге башлыгы Мәҗитов Нашат Әхәт улы килде. Ул Нәсимә әбигә Россия Президенты котлавы белән хат һәм район администрациясе исеменнән бүләк тапшырды. Нәсимә әби олы яшьтә булуына карамастан үзен бик яхшы хис итә: ”Исәнлегемнән зарланмыйм, шушы яшькә җитеп бер тапкырда табибларда, хастаханәләрдә булмадым, һәрвакыт хәрәкәттә булдым, әле 100ендә куып җитәргә исәп бар”-дип шатландырды.

 

 


 

 

 

Экологик өмә

11 апрельдә Иске Иштерәк авыл җирлегенең Бәкер авылында экологик өмә үтте. Авыл урамнары, кибет территориясе, су юллары, колонка буйлары чистартылды.

 

 

 


“Беренче сайлаучы ” көне

25нче февраль көнне Иске Иштерәк авыл җирлеге буенча “Беренче сайлаучы ” көненә карата авыл китапханәсендә очрашу үткәрелде. Барлыгы авыл җирлеге буенча 43 беренче сайлаучы исәпләнә. Укуда һәм эштә булу сәбәпле, барысы да очрашуга килә алмады. Очрашуны авыл җирлеге башлыгы Мәҗитов Нашат Әхәт улы, сайлау комиссиясе рәисе Талипов Нияз Җәмил улы, сайлау комиссиясе сәркатибе Мингазова Голнара Әсхәт кызы оештырдылар һәм алып бардылар.
Яшь сайлаучыларга аларның бурычлары һәм хокуклары турында әңгәмә үткәрелде, “Беренче сайлаучы” темасына презентация күрсәтелде.
Соңыннан яшь сайлаучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар.

 

 

 


 

 

 

 

Авыл җирлеге башлыгы 2013 нче елда башкарылган эшләргә отчет ясады

2014 елның 27 гыйнвар көнне Иске Иштирәк мәдәният йортында халык җыены узды. Җыенда Лениногорск муниципаль районы башлыгы Хөсәенов Р.Г., шәһәр прокуроры Гринь П.М., “Лениногорская” агрофирма җитәкчесе Залаков Н.Р., районның төрле оешма вәкилләре катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Мазитов Н.А. 2013 нче елда башкарылган эшләргә анализ ясады, 2014 нче елга билгеләгән бурычлар, планнар белән таныштырды. Күтәрелгән сораулар протоколга кертелде, алар буенча тиешле карарлар кабул ителәчәк.

 

 


 

 

 

 

Сабантуй 2012

Татар илен кояш назлый буген,
Ел буена көткән милли туй.
Гасырлардан килгән мирас исән –
Мәйданнарда гөрли – САБАНТУЙ !

2012 елнын 10 июнендә Иске Иштерәк авылында САБАНТУЙ бәйрәме узды. Авылыбызның яше- карты, кайткан кунаклар бу көнне бар да мәйданга җыелды.

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 23 гыйнвары, 11:37

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International