Яңалыклар



Ачык тыңлаулар

2016 елның 2нче февралендә Шөгер мәдәният йортында Шөгер авыл җирлеге башлыгының “Шөгер авыл җирлегенең 2015 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2016 елга  билгеләнгән планы турында” халык каршында еллык хисабы тыңланды. Җыенда Лениногорск районы Башлыгы урынбасары Тимаков  С.В, пенсия фонды вәкилләре, Шөгер авылында эшләүче  оешма җитәкчеләре, авыл җирлеге  депутатлары катнашты.  

 Авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Р.Н.Гафиятуллин 2015 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, бюджет акчаларын куллану, авылның үсеше һәм 2016 нчы елга планнар турында сөйләде. Халык тарафыннан күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә исәпкә алынды һәм агымдагы елда  чишеләчәк.

 



Бу Шугуровской авылы балалар китапханәсендә – филиалында №6

        2015 елның 3 декаберендә Шөгер авылы балалар китапханәсендә “Яшәү өчен -2016 секунд уку” марафоны кысаларында язучы Резедә Вәлиева белән виртуаль очрашу булып үтте. Очрашуда 3 нче сыйныф  укучылары катнашты. Укучыларга Резедә Вәлиева шигырьләре, әкиятләре, табышмаклары, җырлары кергән электрон презентация һәм китаплар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар Р.Вәлиеваның “Ак песи” әкияте буенча төзелгән пазллар җыйдылар, табышмакларга җаваплар таптылар, үзләре дә шагыйрь ролендә булып карадылар (дүртъюллыкны дәвам ит уены). Очрашу ахырында Р.Вәлиеваның шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Китапханәче балаларны татлы ризыклар белән сыйлады.

 

 



Әниләр көне

      25 нче ноябрь көнне Шөгер авылы мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе булып узды. Кичәне тәбрикләү сүзләре белән Шөгер авылы  башлыгы  Р.А.Гафиятуллин ачып җибәрде.

Бәйрәм - “ Супер Әниләр”  бәйгесе белән дәвам итте. Бәйгедә дүрт әни көч сынашты. Алар тамашачыларны үзләренең зирәк, җитез, уңган булулары белән таң калдырдылар. Кичә бик күңелле үтте. Һәр катнашучыга бүләк тапшырылды. Бәйгедә катнашучылар тамашачыларны үз куллары белән әзерләгән татлы ризыклар белән сыйлады.


Олылыр көне

2015 елның, 1 октябрь көнендә Шөгер авылы мәдәният йортында “Олылыр көне”нә багышланган бәйрәм чарасы  билгеләп үтелде. Бәйрәм чәй табыны артында узды. Яңа гына Шөгер авылы башлыгы итеп билгеләнгән Радик Нәҗип улы Гафиятуллин авылдашларны бәйрәм белән кайнар котлады. Алдагы тормышларында,  аларга, исәнлек һәм дөньялар тыныч булуын теләде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән хәзерләнгән бәйрәм концерты олыларыбызның күңеленә хуш килде. Бәйрәмдә, пенсия яшендә булган  80 нән  артык авылдаш иде.  Шуларның, олы яшьтәгеләренә бүләкләр тапшырылды.

 

 

 

 


Сабантуй бәйрәме

9 июньдә Шөгер авылы стадионында “Тургай” балалар бакчасында  тәрбияләнүчеләр  өчен Сабантуй үткәрелде. Программа уеннар, җыр һәм  биюләрдән торды. Бәләкәчләребезне бәйрәм белән Шөгер авылы башлыгы Н.Вакулюк кайнар котлады һәм баллы приз белән бүләкләде. Балалар  уеннарга бик теләп катнашты, ә тамашачыларыбыз  алар белән бергә балачак дөньясына чумдылар.

 

 

 


Соңгы кыңгырау бәйрәме

23  май көнне барлык мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме булып узды. Бу бәйрәмдә В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучыларына бик күп котлау сүзләре яңгырады. Укучыларны алда дәүләт имтиханнары һәм зур тормыш көтә. Киләчәк якты тормышны күзаллап ясалган кораб һавага күтәрелде һәм олылар тормышына беренче адым ясаучыларны үз артыннан әйдәде.

 

 


Синең яшьлегең үзе бер легенда

2015 елның 15 маенда балалар китапханәсендә “Синең яшьлегең үзе бер легенда” дигән презентация тәкъдир итү чарасы узды. Китапхәнә мөдире С.В.Зәһретдинова ветеран якташларыбызның Бөек Җиңүне якынайту өчен көрәштә күрсәткән батырлыклары турында бик бай материал туплаган. Тамашачылар (алар арасында ветераннарның туганнары да бар иде) сугыш кырларыннан җибәрелгән фотографияләрне, хатларны, орден-медальләр белән бүләкләнү турындагы язуларны күз яшьләре аша карадылар, үзләре дә истәлекләре белән уртаклаштылар.

Очрашу ахырында авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Н.П.Вакулюк презентациядә файдалану өчен кызыклы материаллар белән уртаклашкан авылдашларына һәм Светлана Владимировнага зур рәхмәт белдерде.

 

 

 


Партия эчендәге алдан тавыш бирү

12 майда Шөгер күпфункцияле үзәктә  Бердәм Россия партиясе тарафыннан праймериз-алдан тавыш бирү чарасы үткәрелде. Бу чарада  партия әгъзаларыннан 15 депутатлыкка кандидат һәм 40 сайлаучы катнашты.Муниципаль район башлыгы урынбасары  Н.М.Шалдаева праймериз уздыру тәртибе белән таныштырды. Кандидатлар үзләренең чыгышларында  алда торган планнары белән уртаклаштылар. Тавыш бирү бик оешкан төстә узды. Алда безне сайлаулар көтә.

 


 

 


Бөек Җиңүнең 70 еллыгы

8 май  Шөгер авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган тантаналы митинг булып узды.  Авылда 47 ветеран яши, шулар арасыннан өчесе сугышта катнашучылар. Лениногорск шәһәре прокуроры П.Гринь, Лениногорск районы  хәрби комиссариат җитәкчесе Р.Мисбахов, Шөгер авылы үзидарә башлыгы Н.Вакулюк митингта катнашучы барлык халыкны Җиңү бәйрәме белән кайнар котладылар.Шөгер авылы Чкалов исемендәге мәктәп укучылары  концерт номерлары башкардылар һәм ветераннарга үзләре ясаган бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Шөгер авылы оешмалары Батырлар һәйкәленә  чәчәк бәйләмнәре куйдылар.

 

 

 

 

 

 

 


80 еллык юбилее В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбенә

30 апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге  Шөгер урта мәктәбе үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Мәктәпне төрле елларда тәмамлаган  укучылар җыелып, үзләре укыган бүлмәләрне карап,  укытучылар, хәзерге укучылар белән очраштылар. Мәдәният йортында очрашуның  тантаналы өлеше бик дулкынландыргыч итеп оештырылган иде. Очрашу Шөгер авылының күмәк бакчасында дәвам итте. Уеннар, җыр-биюләр төнгә кадәр барды. Юбилей күңелләрдә иң якты истәлек булып сакланыр.

 

 

 

 

 


Тыңлаусызлар көне

28 апрельдә авыл мәдәният йортында “Тыңлаусызлар көне” дигән бәйрәм тамашасы булып узды. Бу бәйрәмне тамашачыларга “Тургай” балалар бакчасы коллективы һәм аның быелгы чыгарылыш төркеменә йөрүче балалар  күрсәтте. Балалар “тыңлаусызлар” булып уйнап, бик талантлы икәнлекләрен сәхнәдә  исбатлап күрсәтә алдылар. Һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Соңыннан авыл җирлеге үзидаресе башлыгы Н.П.Вакулюк тамашада катнашучыларга, аны оештыручыларга зур рәхмәт белдерде.

 

 

 


Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатынына Анисия Николаевна Афанасьевага 90 яшь тулды

28 апрельдә Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Анисия Николаевна Афанасьевага 90 яшь тулды. Ул ире белән 4 бала тәрбияләп үстергән. Гомере буе Лениногорск РТС ында хезмәт иткән. Юбилее белән котлап,  Шөгер авыл җирлеге үзидарә башлыгы Н.П.Вакулюк Анисия Николаевнага Россия президенты В.Путинның котлау хатын һәм район администрациясенең бүләген тапшырды. Аны котларга Лениногорск РТС оешмасы вәкилләре дә килде. Анисия апа үзенең юбилеен тату гаиләсе һәм яраткан күршеләре белән каршы алды.

 

 

 


Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлек

 

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Агач утырт” дигән республика программасы кысаларында 2015 елның 25 апрелендә Бөек Ватан сугышы” батырларына куелган һәйкәл янында авыл җирлеге администрациясе һәм “Мечта – 2” ТСЖ оешмасы көче белән 40 төп барбарис үсентесе утыртылды.

 

 

 


“Диде кардәш” спектакле сәхнәләштерелде

2015 елның 12 апрелендә Шөгер куптармаклы культура үзәгендә Шөгер халык театры көче белән “Диде кардәш” спектакле сәхнәләштерелде. Спектакль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Сугыш вакытында хәтерен югалткан ир-егет туган авылына яшь хатын белән кайтып төшә. Туган йортында аны беренче гаиләсе - хатыны һәм улы каршы ала. Үткән язмышын исенә төшерә алмаган ир-егет яңадан туган йортын, гаиләсен калдырып китеп бара...



 

 


 

Юбилей медальләре тапшыру тантанасы

2 апрель көнендә Шөгер авылы яьшләр үзәгендә Бөек Ватан Сугышы ветераннарына, тол калучыларга һәм тыл хезмәткәрләренә юбилей медальләре тапшыру тантанасы булып узды. Авылыбыз, чыннан да, 4 сугыш ветераны, 12 тол калучы һәм 31 тыл хезмәткәре белән горурлана.
Бәйрәм тантанасын котлау сүзләре белән “Лениногорск муниципаль районы» башлыгы Р.Г.Хөсәенов ачып җибәрде. Ветераннарыбызга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде һәм юбилей медальләре тапшырылды. Бәйрәм табыны артында ветераннарыбыз Р.Хөсәенов белән тормыш мәшәкәтләре турында әңгәмә иттеләр. Аларны һәрвакыт игътибар үзәгендә тотуы өчен Р.Г.Хөсәеновка бик зур рәхмәт әйттеләр. Тантанада котлаулар һәм җырлар аралашып торды. Соңгы котлау сүзе Шөгер авылы башлыгы Н.П.Вакулюкка бирелде. Ул ветераннарыбызны лаеклы бүләкләре белән кайнар котлады. Татарстан президентының бүләкләрен тапшырып исәнлек һәм озын гомер теләде. 


 

 


 

 

Туберкулезга каршы көрәш

2015 елның 1 апреле көнне В.П.Чкалов исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә Шөгер авылының активы, төрле оешма җитәкчеләре һәм Лениногорск туберкулез диспансерының баш табибы Б.Р.Хамитов, ФБУЗ Э в РТ” табибы Р.Х Мөхаммадеева белән очрашу үткәрелде. Бу очрашу туберкулезга каршы көрәшне эченә алган иде.
Баш табиб Б. Хамитов үзенең чыгышында туберкулез (үпкә ялкынсынуы) чиренең барлык нечкәлекләрен яктыртып, эчтәлекле итеп, төрле мисаллар китереп сөйләде. Кешеләрдә һәм терлекләрдә (хайваннар) чирнең кай очракларда барлыкка килүен һәм аны булдырмау чараларына нык итеп басым ясады. Авыл җирендә яшәүче кешеләр бу авыру белән ешрак чирли. Чөнки авыл халкы хайваннар белән тыгыз элемтәдә тора, дип исбатлады сүзен.
Ә Р.Мөхәммәдеева үзенең чыгышын слайдлар ярдәмендә алып барды. Соңыннан туберкулез чире турына фильм күрсәтте. Б.Р.Хамитов мәктәпләрдә бу фильмны “Тормыш именлеге нигезләре(ОБЖ) дәресләрендә кулланылса бик яхшы булыр иде, дип азсызыклады..
Очрашуның азагында авыл советы рәисе Н.П.Вакулюк чыгыш ясарга килгән вәкилләргә рәхмәт сүзе белдерде һәм бу очрашуга килүчеләргә үтенеч белдереп: “Хөрмәтле кунаклар! Һәрберегез үзегезнең кул астында эшләүчеләргә, тирә-күршеләрегезгә, балаларыгызга, якыннарыгызга туберкулез чиренең ни күләмдә куркыныч, йогышлы чир икәнен аңлатыгыз. Бу чиргә каршы бергәләп көрәшик, сәләмәт яшик”, дип сәзен тәмамлады.



 

 


 

Бөек Ватан сугышы ветераннарына юбилей медальләре тапшыру

2015 елның 19 мартында Лениногорск шәһәренең мэриясе бинасында Лениногорск районы башлыгы Рәгат Хөсәенов Бөек Ватан сугышы ветераннарына тантаналы рәвештә юбилей медальләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Шөгер авылында гөмер итүче Фролова Вера Федер кызы да бар иде.
1942 елда 18 яшендә ул фронтка китә. Зенитчылар девизиясендә элемтәче булып хезмәт итә. Кулына девизион чыбыкларның катушкасын һәм винтовка тотып ефрейтор Смолькова (Фролова) утлы позицияләр белән өзлексез рәвештә элемтә тәэмин итә. Җиңү һәм демобилизацияне Вера Федор кызы 1945 елның маенда Польшада каршы ала.
Вера Федор кызы тормыш иптәше, шулай ук сугышта катнашкан И.П.Фролов белән бик матур гомер кичереп 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзерге вакытта Вера Федор кызы ветераннарга багышланган чараларда ешь кунак була.


 


 

“2015 елның иң яхшы укучысы” бәйгесе

17 март Лениногорск шәһәре Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә Россия Федерация күләмендә игълан ителгән “Әдәбият елы”на карата “2015 елның иң яхшы укучысы” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә авыл китапханәләре укучылары көч сынашты. Шөгер балалар китапханәсеннән В.П.Чкалов мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Хамидуллина Камилә “Ел ачышы” номинациясендә лауреат исемен яулады.

 


 

 

8 март халык-ара хатын кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты

Язгы, җылы кичтә Шөгер авылы күптармаклы яшьләр үзәгендә 8 март халык-ара хатын кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты булып үтте. Авыл җирлеге башлыгы Н.П.Вакулюк залда утыручы хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Авыл үзешчәннәре һәм кунаклар ярдәмендә оештырылган бәйрәм концерты тамашачы күңеленә бик хуш килде. Котлау сүзләре булып җыр һәм биюләр, юмор тамашалары башкарылды. Концерт олылыр өчен оештырылган дискотека белән тәмамланды.



 

 


 

5 март Шөгер авылы күптармаклы яшьләр үзәгендә район мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары авыл хуҗалыгына бәйләнеше булган уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.

Залда мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йорүче балалар иҗат иткән күргәзмә оештырылган. Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм промышленносте оешмасы башлыгы И.А.Шамарданов кунакларны җылы каршылады. Ул авыл хуҗалыгы юнәлешендә үтелгән олимпиадаларда җиңүче укучыларга грамоталар тапшырды. Н.М.Шалдаева район һәм шәһәр башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Вәкилләр уку йортларының үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә белемле хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле укырга керергә өндәделәр. Очрашу бик эчтәлекле үтте. Ә, чыгарылыш укучылары алдында төрле уйлар барлыкка килде.
5 март Шөгер авылы күптармаклы яшьләр үзәгендә район мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучылары авыл хуҗалыгына бәйләнеше булган уку йортлары вәкилләре белән очраштылар.
Залда мәктәптән тыш эшләр үзәгенә йорүче балалар иҗат иткән күргәзмә оештырылган. Лениногорск районы авыл хуҗалыгы һәм промышленносте оешмасы башлыгы И.А.Шамарданов кунакларны җылы каршылады. Ул авыл хуҗалыгы юнәлешендә үтелгән олимпиадаларда җиңүче укучыларга грамоталар тапшырды. Н.М.Шалдаева район һәм шәһәр башлыгы исеменнән тәбрикләү сүзләре җиткерде. Вәкилләр уку йортларының үзенчәлекләре белән таныштырдылар һәм авыл хуҗалыгын үстерүдә белемле хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле укырга керергә өндәделәр. Очрашу бик эчтәлекле үтте. Ә, чыгарылыш укучылары алдында төрле уйлар барлыкка килде. 




 

 


 

Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе

Шөгер авылы күптармаклы яшьләр үзәгендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Авылда яшәүче ир-егетләргә бәйрәм котлавы һәм җылы сүзләр әйтелде. Сәхнәдә башкарылган җыр һәм биюләр сугыш чорын чагылдырылган күренешләр белән аралашып торды. Алып баручылар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның көрәше, тылда калучы туганнарының хезмәте һәм хәзерге вакытта Россия Армиясендә хезмәт итүче егетләр белән таныштырдылар. Ике сәгатькә сузылган бәйрәм концерты сизелмичә дә үтеп китте.



 

 


 

Халык җыены

2 февральдә Шөгер авылы күптармаклы яшьләр үзәгендә халык җыены булып узды. Җыенда Лениногорск районы башлыгы Р.Г.Хөсәенов, Лениногорск шәһәре прокуроры П.М.Гринь, Лениногорск эчке эшләр бүлеге башлыгы Н.Д.Закиров катнашты. Шөгер авылы башлыгы Н.П.Вакулюк 2014 елда башкарылган эшләргә йомгак ясап, бюджет керемнәренең кайда кулланышын һәм ничек үтәлеше белән таныштырды. Күчеп кайтучы гаиләләр, хәрби хезмәткәрләр, нотариаль эш итүләр һәм ЗАГС эшләре турында мисаллар китерде. Үткән елгы халык җыенында куелган сорауларның тиешенчә үтәлешен әйтеп китте. Ә инде шәхси сорауларга Лениногорск районы хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре белән берлектә җавап бирелер, диде.




 

 


 

Юбилей белән!

2015 елның 1 нче январендә Шөгер авылында гомер итүче Фәйзетдинов Гариф Гәни улына 90 яшь тулды. 17 яшендә сугышка чыгып киткән Гариф абый, бары тик 1948 елда гына Ватан сугышының 2 нче дәрәҗәле ордены кавалеры исемен алып туган яклараны әйләнеп кайта. Гариф абый-үрнәк гаилә башлыгы һәм 4 балага хөрмәтле-әти. Авыл халкы алдында олы ихтирамга лаеклы кеше.
Россия президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г.Хусаиновның бүләген тапшырырга Гариф абый яшәгән йортка Шөгер авылы башлыгы Н.П.Вакулюк һәм аның ярдәмчесе Н.Халлимова килделәр. Алар юбилярга исәнлек һәм озын гөмер теләделәр.


 


 

 

Яңа 2015 ел

31 декабрьдә Шөгерлеләр иске елны озатып, Яңа 2015 елны каршы алдылар. Яңа төзелгән күптармаклы яшьләр үзәгендә төрле әкият геройлары: Кыш бабай һәм Кар кызы, Убырлы карчык, Яшь Яңа ел һ.б катнашуында бәйрәм тамашасы булып үтте. Шөгер авылы башлыгы Н.П.Вакулюк авыл халкын бәйрәм белән кайнар котлады. “ Дөньяларыбыз тыныч, гаиләләребез тулы, барыбызда исәнлектә-саулыкта, авылыбызны ямьләндереп бергә-бергә яшик”, дип теләкләр теләде. Тамаша җыр һәм биюләр, лотерея уены һәм конкурслар белән дәвам итте.

 

 


 

 

Аналар көне


30 ноябрь көнне Шөгер авылы яшьләр үзәгендә Аналар көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрелде. Кичәне котлау сүзләре белән авыл үзидарәсе башлыгы Н.Вакулюк ачып җибәрде. Бәйрәм, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән тамаша белән дәвам итте. Залда утыручы тамашачы җыр һәм биюгә, төрле уеннарга бик теләп катнашты.Тамаша дискотека белән тәмамланды. Әбиләребез балалары һәм оныклары тирәсендә бик теләп биеделәр.Бәйрәм бик күңелле үтте.



 

 



“Тургай” балалар бакчасы эшли башлаганга 3 ай

Шөгер авылы үзәгендә “Тургай” балалар бакчасы эшли башлаганга 3 ай вакыт үтеп китте. Нәниләребез бакчага бик теләп йөри, чөнки анда бар шартлар да тудырылган:  искиткеч матур музыка залы,  спорт зал һәм бассейн, урамда  уйнар өчен мәйданчыклар бар. Балалар белән һәр көнне логопед  һәм психолог эшли. Төп шөгелләрдән  тыш инглиз теле һәм татар  теле дәресләре үткәрелә. Гомүмән әйткәндә, бакча  балаларыбыз өчен әкият дөньясына әверелеп бара.  Алар өйләренә кайтырга кирәклеген онытып, тәүлек буена да уйнарга әзер “Тургай”да.

 

 


 

 

Берьюлы өч объект ачылды

2014 елның 5 сентябрендә Шөгер авылында тантаналы һәм мөһим вакыга булды. Берьюлы өч объект : балалар бакчасы,мәдәният йорты, сугыш ветераннары, сугышта катнашучылар истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантанага күп кунаклар: Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, “Лениногорск муниципаль район” башлыгы Р.Г Хөсәенов, ОАО Татнефть генераль директор урынбасары Щелков Ф, НГДУ “ЛН” башлыгы Р.С Нурмөхәмәтов, Татарстан Дәүләт Советының 5 чакырылышына депутатлыкка кандидат Р.И. Шәфигуллин, предприятие җитәкчеләре һәм авыл халкы җыелды. Килгән кунакларга һәм авыл халкына Мөхәммәтшин Ф.Х., Хөсәенов Р.Г тарафыннан бик җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Үз чиратында авыл советы башлыгы Н.П.Вакулюк бөтен авыл халкы исеменнән Татарстан Республикасы президенты Р.Н.Миннехановка, авыл җирлегендә яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга зур өлеш кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

 
 

 

 


 

 

1 сентябрь

1 сентябрь көнне традиция буенча Шөгер гомуми урта белем бирү мәктәбенә укучылар, укытучылар ата-аналар һәм чакырылган кунаклар җыелды.Бәйрәм тантанасын сәламләү һәм котлау сүзләре белән мәктәп директоры Р.Р.Гимаев ачып җибәрде. Шулай ук ул узган уку елында ирешкән уңышлары өчен укытучыларга һәм укучыларга рәхмәт хатлары тапшырды. Чыгарылыш сыйныф укучылары беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче балаларга Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Минниханов тарафыннан бирелгән бүләкләрне тапшырды. Тантана, музыка һәм алкышлар астында укучыларның бу уку елында беренче дәресләренә кереп китүләре белән тәмамланды.

 

 

 


 

 

 

““Кулибиннар” үстерәбез”

22 август район һәм шәһәр мәгариф эшчеләренең август конференциясе булып узды. Бу чарага һәр белем бирү оешмасы укучылар һәм укытучылар иҗат иткән күргәзмә тәгъдим итте. Шөгер мәктәбе һәм Өстәмә белем бирү үзәге эшләре, әлбәттә, игътибарсыз калмады. Аларның ““Кулибиннар” үстерәбез” техник күргәзмәсе күңелгә бик хуш килде.

 

 

 


 

 

 

Балалар бакчасы һәм мәдәният йорты төзү буенча эшләр

Шөгер авылында балалар бакчасы һәм мәдәният йорты төзү эшләре ахырына якынлашып килә. Төзелеш эшләре район башлыгы Рәгатъ Хөсәеновның катгый күзәтүе астында башкарыла. Һәр көн үткәрелә торган киңәшмәләр, бу объектларның авыл халкының тормыш-көнкүрешендә бик зур әһәмияткә ия булып торуын күрсәтә.

 

 


 

 

 

Россия көне

Бу җиһанда яшәгән, үзен хөрмәт иткән һәрбер кеше үзенең иле, халкы, халкының тарихы, туып үскән җире белән горурланып яши.
Әйе , матур, якты киләчәкне төзер өчен безгә үткәнебезне , бүгенгесен белү зарур.
2014 елның 11 июнендә “Ромашка” исемендәге мәктәп лагеренда, балаларны патриот рухта тәрбияләү йөзеннән, Россия тарихына багышланган, зур күләмдә бәйге һәм конкурслар үтте.
Шул уңайдан лагерга йорүче балалар район балалар китапханәсенә экскурсия ясадылар. Алар анда яшәү кануннарына караган төрле документлар, Россия Федерациясе һәм Татарстанның символлары, дәүләт җитәкчеләре белән таныштылар. Патриотик темага караган төрледән- төрле ребуслар чиштеләр, табышмакларга җаваплар эзләделәр. Балалар бу бәйгедә бик актив катнашып төрле призлар алдылар. Бәйрәм барышында алар Россия көненең тарихы һәм вакыйгаләре белән таныштылар.
Бәйрәм ахырында һәр балага истәләкле бүләк тапшырылды.

 

 

 


 

 

“Балаларны яклау” көне

Июнь башында Шөгер авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Балаларны яклау” көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Матур, кояшлы көндә уен мәйданчыгында төрле уеннар, ярышлар үткәрелде. Балалар нәфис сүз, җыр һәм биюләр башкардылар.
Вакыт бик тиз үтеп китте. Бәйрәм бина эчендә, төркемнәрдә дәвам итте. Һәр бәләкәч баллы приз белән бүләкләнде.

 

 


 

 

 

 

Соңгы кыңгырау

24 май В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау! тантанасы булып үтте.
Котлау сүзләре белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Р.Хамидуллин һәм Шөгер авылы җирлеге үзидарәсе башлыгы Н.Вакулюк чыгыш ясадылар. Чыгарылыш класс укучыларын беренчеләр шигырь һәм җырлар белән тәбрикләделәр.
Чыгарылыш класс укучылары укытучылырына, ата-аналарга рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ныклы белем һәм яхшы тәрбия биргән өлкәннәргә хөрмәтләрен белдерделәр.
Алда дәүләт имтиханнары. Уңышлар сезгә, кадерле балалар!

 

 

 

 

 

 

2014 елның 8 май көнендә Шөгер авылында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган митинг үтте

Хәзерге вакытта Шөгер авылында 54 ветеран яши. Шулар арасында сугыш ветераны -4, тол хатыннар -18, тыл хезмәткәрләре -32.
“Лениногорск шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе
Н.Н. Ибраев һәм Шөгер авылы башлыгы Н.П.Вакулюк ветераннарны бәйрәм белән кайнар котладылар. Бәйрәм концерты белән В.П. Чкалов исемендәге мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясадылар . Шөгер авылы территориясенә урнашкан предприятиеләр “Ана-бала” һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре салдылар. Митингка килә алмый калган ветераннарны өйләрендә бәйрәм белән котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

 

 

 


 

Экологик шимбәләр дәвам итә

Шөгер авылы җирлегендә экологик шимбәләр дәвам итә. Юл күрсәтү өчен куелган такталар, аншлаглар буялды, тирә-як чүп-чардан чистартылды. Бөек Җиңү тантанысына багышланган бәйрәм чарасына әзерлек бара, һәйкәлләр төзекләндерелә. Мәктәп укучылары һәм өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре агач утырту белән шөгелләнәләр. Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан 100 төп нарат һәм миләш үсентеләре утыртылды.

 

 
 

 

 

Экологик субботниклар

Традициягә кергән гадәт буенча апрель аенда тирә-якны чистарту, тәртипкә кертү буенча субботниклар үткәрелә.
Бу эштә Шөгер авыл халкы һәм оешмалар бик актив катнаша.
26 апрель көнендә стадион, парк , үзәк урам, Һәйкәл тирәсе чистардылды, бордюралар акшарланды, стелла пьедесталы яңартылды, электр баганалары буялды.
Әле бу эшнең башы гына. Киләчәктә, җиң сызганып, эшлисе бик күп эшләр бар.

 

 

 


 

Шөгердә яңа балалар бакчасы төзелеше югары тепмлар белән бара

Штукатурлар, җылылык, электр челтәре үткәрүчеләр, түбә ябучылар, фасадчылар көн саен эшлиләр.Ишегалдында балалар мәйданчыгы төзелеше дәвам итә. Шәһәр һәм район башлыгы Рәгать Галиәгзам улы төзелештә еш була. Шөгер җирле үзидарәсе башлыгы Н.П.Вакулюк төзелешнең барышы турында оператив мәгълүматны район җитәкчелегенә даими тапшырып тора. Ә авыл кешеләре балалар бакчасы төзелешенең кызу темплар белән баруына шатланалар.

 

 


 

 

 

Юбилей белән!

Шөгер авылында гомер итүче Билалова Җәүһәрия Гатаулла кызына 5 апрель көнне 90 яшь тулды. Юбилее белән котлар өчен Җәүһәрия апа яшәгән йортка Шөгер авылы узидарәсе башлыгы Н.Вакулюк, аның ярдәмчесе Н.Халлимова һәм китапханә мөдире Р.Г.Бигманова килделәр. Алар юбилярга РФ президенты В.В.Путинның котлау хатын һәм Лениногорск муниципаль берәмлеге башлыгы Р.Хусаиновның бүләген тапшырдылар.
Җәүһәрия Гатаулла кызы ире Сәүбән Ямалтдин улы белән 4 бала тәрбияләп устергәннәр һәм тиешле белем биргәннәр. Бүгенге көндә 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.
Җәүһәрия апа күп еллар буе китапханәче булып эшли. Әле хәзер дә Шөгернең өлкән буын вәкилләре ничек итеп аның китапханәдә аларны көткәнен, ничек итеп китапка мәхәббәт уятканын һәм уңышларына шатланганын хәтерли.
Н.П.Вакулюк юбилярга барлык авылдашлары исеменнән сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

 

 


 

 

 

Язучы Тахир Ярулла улы Шамсуаровның юбилеена багышланган тантаналы кичә

4 апрель Шөгер авылы китапханәсендә якташыбыз, язучы Тахир Ярулла улы Шамсуаровның юбилеена багышланган тантаналы кичә үтте. Китапханә мөдире Г.Р.Бигманова кичәгә килгән кунакларны язучының тормыш юлы белән таныштырды. Ул Шамиль Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы язучылар союзы берлеге әгъзасы.
Тахир Ярулла улы туган теле, туган ягы һәм анда яшәүчеләре турында бик күп шигырьләр иҗат итүче шагыйрь. Аның әсәрләрендә Шөгер төбәгенә горурлану хисе чагыла.
Шөгер авылы узидарәсе башлыгы Н.Вакулюк юбилярны кайнар котлады һәм яңадан – яңа иҗади уңышлар теләде.

 

 

 


 

 

 

 

 

 

Кошлар көне

1 нче апрель кошлар көне итеп билгеләп үтелә. Шөгер авылы “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар өчен бу –чын бәйрәм иде.
Иң беренче итеп тәрбияче апалары кошларның үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар безнең якларда кышлаучы, җылы яклардан кайтучы канатлы дусларын рәсемнәр, видео материаллар аша искә төшерделәр. Кыш айлары кошлар өчен иң авыр вакыт икәненә төрле мисаллар китерделәр. Бу эш сүздә генә калмасын өчен, бердәм бакчага чыгып, кошлар өчен эленеп куелган җимлекләргә бөртек, кипкән җиләк-җимешләр салдылар.
Бу чара сабыйларда табигатькә, кошларга карата мәхәббәт уята. Ул 1 нче апрель көнендә генә түгел, ә ел буена дәвам итә.

 

 

 

 


 

 

Ягез әле, әбиләр

8 март халык- ара хатын кызлар көне уңаеннан Шөгер авыл җирлеге үзидәрәсендә “Ягез әле, әбиләр” дип аталган бәйге үтте. Авылыбызның урта яшьтәге иң актив гүзәл затлары, хатын кызларыбыз җыр, бию,табышмак әйтүдә үзләрен сынадылар.Бигрәк тә аш-суга, тәмле –төмле ризыкларга оста булулары белән сокландырдылар. Жюриның эше кызу булды, чөнки кайсы гына хуҗабикәне алсаң да, алар үзләренең уңган-булган икәннәрен кат – кат расладылар. Билгеле инде, бәйгенең җиңүчесе итеп “Дуслык” игълан ителде. Бәйрәм соңында Шөгер авылы җирлеге үзидәресе башлыгы Н.П.Вакулюк бәйгедә катнашучы бөек затларыбызны бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

 


 

 

 

2014 елның 6 мартында Гиззатуллинар гаиләсендә олы бәйрәм булып узды

Ике пар Илсур белән Венера үзләренең язмышларын бергә бәйләделәр. Шушы уңай белән аларны Шөгер үзидарә советы рәисе Н.П.Вакулюк җылы тәбрикләде һәм аларга язылышу турында таныклыгын тапшырды.

 

 


 

 

 

Минһаҗева Зәйтүнә Ярулла кызына 95 яшь

8 мартта Шөгер авылында яшәүче Минһаҗева Зәйтүнә Ярулла кызына 95 яшь тула.Аны бу әһәмиятле вакыйга уңаеннан котлау һәм Россия Федерациясе президентының тәбрикләү хатын тапшыру максатыннан Лениногорск муниципаль районы башлыгы Р.Г.Хөсәенов, социаль мәсьәләләр буенча башлыкның урынбасары В.В.Друк Шөгергә килде.Лениногорск районы РУЭС идарәсе башлыгы К.Н.Шаров, Шөгер авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Н.П.Вакулюк, Рәгать Галиәгъзам улы юбилярны кайнар котладылар. Аңа озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр.
Сугыш елларында ул Ватан кайда кушса, шунда хезмәт итә,шул эшләре өчен 1946 елда “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнә. Озак еллар дәвамында Шөгер районы башкарма комитетында бухгалтер, соңыннан лаеклы ялга киткәнче Шөгер телеграфында элемтәче булып эшли.
Зәйтүнә Ярулла кызы тормыш иптәше Зәки Гани улы белән дүрт оныгы, сигез оныкчыгына куанып,балаларының кайгыртучанлыгын, мәхәббәтләрен тоеп яши.Чын мәгънәсендә хөрмәтле кешенең бәхетле картлыгы!

 

 


 

 

 

 

Яшь сайлаучысы көне

“Татарстан республикасы яшь сайлаучысы көне” акциясе кысаларында 24 февральдә Шөгер авылы китапханәсендә В.П.Чкалов исемендәге мәктәпнең 11 сыйныф укучылары белән очрашу үткәрелде. Агымдагы елда бу укучыларның алтысы Татарстан Республикасы дәүләт советына сайлауларда катнашачак. Шөгер җирлеге үзидәрәсе башлыгы Н.Вакулюк, Лениногорск муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Халимова укучыларга сайлауларны үткәрү механизмы турында сөйләделәр. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гиматдинова Р.Ф.һәм китапханә мөдире Бигманова Г.Р. укучылар белән викторина үткәрделәр. Викторина сораулары аша сайлаулар процедурасы турында белемнәрне тикшергәннән соң, 2014 елгы яшь сайлаучылардан торган команда җиңү яулады. Җиңүчеләргә һәм викторинада катнашучы барлык укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

 


 

 

 

Сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби интернационалистларга багышланган тематик кичә

20 февраль көнне Шөгер авылы китапханәсендә сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан хәрби интернационалистларга багышланган тематик кичә үткәрелде. Бу чараны авыл мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре, В.П.Чкалова исемендәге мәктәп укытучылары бергәләп әзерләгәннәр.
Шөгер авыл җирлегендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан 12 кеше яши. Аларның катлаулы язмышы турында кичәне алып баручылар Айгөл Сабирова һәм Зилия Гәрәева сөйләде. Ветераннарның һәркайсы хөрмәтенә җырлар башкарылды, Гөлфия Шайдуллина белән Светлана Әхмәтова аларга багышлап иҗат иткән шигырьләрен сөйләде. Бәйрәмне мәктәп укытучылары чыгарган Шөгер турында җыр тагында ямьләндерде. Әлфия Бадыкшанова башкаруындагы бу җырның көен Илгиз Бадыкшанов, сүзләрен Гөлфия Шайдуллина иҗат иткән.
Ветераннар үзләренең сугыш турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Кичәгә килгән мәктәп укучыларында бу аеруча зур кызыксыну уятты.
Ветераннарның әниләрен дә хөрмәләделәр бу кичәдә. Аларга җылы сүзләр әйтелде. Алар өчен җырлар җырланды.
Кичә ахырында авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Надежда Вакулюк сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан ветераннарны бәйрәм белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

 

 


 

 

Мәдәният елы уңаеннан Шөгердә истәлекле, зур вакыйга булды

Мәдәният елы уңаеннан Шөгердә истәлекле, зур вакыйга булды. 2014 елның 7 февралендә В.П.Чкалов исемендәге Шөгер мәктәбендә авыл халкы, мәктәп укучылары республикабызның күренекле рәссамнары белән очрашты. Бу очрашуның инициаторы – Татарстанның халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев. Күргәзмәгә Лениногорск, Зәй шәһәрләрендә, районыбыз авылларында яшәп иҗат итүче сәнгать эшлеклеләренең 40лап әсәре куелган иде. Рәссамнар үзләре дә очрашуда бик теләп катнашты, мәктәп укучыларын, авыл халкын иҗатлары белән якыннан таныштырды.
Кичәне рәсем укытучысы Бадыкшанова Ә.И, музыка укытучысы Бадыкшанов И.И. бик эчтәлекле, зәвыклы итеп оештырганнар. Кичәдә күренекле кунаклар хөрмәтенә җырлар, музыкаль әсәрләр башкарылды. Кичәне йомгаклап, Шөгер авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Н.П.Вакулюк рәссамнарга халкыбызга матурлык бүләк иткән өчен зур рәхмәт белдерде, иҗади уңышлар теләде.

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 31 гыйнвары, 17:11

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International