ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2018 ел
җомга

Шәхси секторда чыга торган янгыннарның күпчелеге төзек булмаган электр приборларыннан файдалану аркасында килеп чыга. Бу уңайдан Лениногорск районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге киңәшләр бирә. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

10 февральдә 19.40 сәгатьтә «Эфир»телеканалында «Тема» тапшыруы чыгычак, ул җир законын үтәү сорауларыны кагыла.

 

 

8 февральдә  «Исток – Башлангыч» үзәгендә  “Көмеш чор” волонтерлары концерт куйды. Өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар бик яратып карап утырдылар.  

 

Ундүрт авыл җирлегендә җыеннар үтте инде. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, аның урынбасары Сергей Тимаков, район башлыгы киңәшчесе Петр Гринь, башкарма комитет җитәкчесе Наил Залаков, төрле хезмәт җитәкчеләре катнаша.

Хәзерге вакытта Росреестр порталында күчемсез милек объектлары турында мәгълүматка заказ бирергә һәм электрон имзаның дөреслеген дә тикшерергә була.  Бу бик күпләр өчен шактый мөһим роль уйный. Ничек тикшереп булуы турында сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Лениногорск районы һәм шәһәре буенча пенсия фондды идарәсе ана капиталыннан айлык акчаны алу буенча мөрәҗәгать иткәнче, гаиләнең уртача керемен үзе дә исәпли алуын хәбәр итә. Анда   гаиләнең акчалата алган кереме исәпләнә. Бу турыда сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.

Февральдә яшьләрнең иҗади инициативаларын тормышка ашырырга юнәлдерелгән бөтенроссия конкурсы старт алды, аның финанслау күләме 275 млн. сум.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International