ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов катнашында ТОС рәисләре урынбасарларының киңәшмәсе үтте.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк.

 

17 гыйнварда «Татарстан 24» телеканалында һәм «Бизнес ФМ» радиосында Росреестрның бүлек начальнигы Ада Зәйдуллина катнашында тапшыру булачак. Темасы – милекне электрон рәвештә рәсмиләштерү.

 

16 гыйнварда философ, дин эшлеклесе, тарихчы, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тууына 200 ел тулды.

Шәһәребездәге 66нчы янгын сүндерү частена яңа техниканы  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының ТР буенча баш идарә җитәкчесенең урынбасары, подполковник Рафаил Мотыгуллин тапшырды.

1 гыйнвардан эшләмәүче пенсионерларның страховой пенсияләре  3,7% артты, дип хәбәр иттеләр пенсия фонды бүлегенннән. Индексациядән соң ул аена 4 982,9 сум тәшкил итә. Лениногорск районы һәм шәһәрендә бу яңалык 19 мең 685 эшләмәүче пенсионерга кагылды.

Түбән Тагилда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча Россия Беренчелеге ярышлары Лениногорск яшүсмерләренә уңыш китерде.

Әлмәттә республиканың көньяк-көнчыгышы фольклор коллективлары арасында “Живая нить традиций» - «Тирән тамырлар» конкурсы узачак. Аны Әлмәт муниципаль районы республика традицион мәдәниятны үстерү үзәге белән берлектә үткәрә. Максаты - республиканың көньяк-көнчыгышында яшәүчеләр арасында фольклорны үстерү, баету, халыкның рухи дөньясын баету.

21 гыйнварда "INFITNO" спорт клубы Түбән Чыршылы авылында спорт бәйрәме үткәрә. Ул клуб каршындагы мәйданда узачак, сәгать 10 да башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International