Хөрмәтле салым түләүчеләр!

2020 елның 27 марты, җомга

Коронавирус йогышының (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау максатларында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 17 нче районара инспекциясе 2020 елның 30 мартыннан алып 03 апреленә кадәр салым түләүчеләрне кабул итүне һәм аларга хезмәт күрсәтүне туктата.

Игътибар! Салым түләүчеләрне кабул итү һәм хезмәт күрсәтү 03.04.2020 елдан соң, алдан язылу буенча "Инспекциягә кабул итүгә ОНЛАЙН язылу" электрон сервисы аша махсус күрсәтмәгә кадәр.  башкарыла.

Сезне кызыксындырган барлык сорауларга җавапны Россия Федераль салым хезмәтенең Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International