Татар атларын үрчетүгә республика хуҗалыкларына 5 млн. сум акча бүленә

2020 елның 17 феврале, дүшәмбе

Республика авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  татар  токымыннан  булган  атларны  үрчетү  өчен  2020 елга   бияләр сатып  алуга  субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум  булачак.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коллегиясендә  хәбәр  итте.  

Искәртеп  узабыз, 2019 елның  6 февралендә  саклана  торган селекция  казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы  атларга  патент теркәлде.   Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык  феноменаль чыдамлыкка ия  булуын   Россия  иппология  фәне дә  билгеләп  үтә, алар  шулай  ук  югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.  

Бу  атларны  үрчетү  белән   8 -10 еллап  Әлки  районы Әхмәт авылыннан     Фәнис Бакиров  шөгыльләнә. Бу  эштә   аңа  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан Гаилә фермаларын  үрчетү  программасы  буенча  алган  грант нык ярдәм  итә.  

Бу  хакта Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәмендә  татар  телендә  чыккан «Татар атлары» китабыннан  да  күп нәрсә  белергә  мөмкин.  Бу  китапта    татар  атларының  төп  токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның  гәүдә төзелеше, продуктив  сыйфатлары һәм аларның  чыдамлыгы  бик  матур  һәм җентекле  итеп тасвирланган.

Татар  атларының  танылып  өлгерүләрен  дә  әйтеп  китәргә  кирәк:  алар    хәтта  кинога  да  төшеп өлгерделәр.  “Зәләйха  күзләрен  ача”  дигән   фильмда төп  герой   Кремльгә нәкъ  менә  татар  атларында  килә.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International