Лениногорскида совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулу уңаеннан митинг булды

2020 елның 15 феврале, шимбә

Бүген сугышчы-интернационалистларга һәйкәл янында совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгаруның 31 еллыгына багышланган митинг булды. Митингта Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, хәрби комиссар Рөстәм Мисбахов, әфган сугышы ветераннары яшь армиячеләр, муниципалитет вәкилләре, өлкән буын, шулай ук чик буе сакчылары катнашты.

Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән лениногорскилыларга күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен район башлыгы Рәгать Хөсәенов рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

"Бүген илебездә Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне билгеләп үтелә. Сез, корал тотып, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен якладыгыз, тормышыгызны, көчегезне һәм сәламәтлегезне кызганмадыгыз. Хәрби антка тугры калып, ил җитәкчелеге куйган бурычны намус белән үтәдегез ", - диде ул.

Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр тәмамланган көннән 31 ел үтте, аларда 10 меңнән артык татарстанлы катнашты. Лениногорск районыннан бу сугышка 260 кеше чакырылган, 10 солдат чит җирдә һәлак булган. Туган ягына кайткач, 66 кеше вафат булды.

Ул сугышта һәлак булганнарны һәм тыныч вакытта үлгән якташларын бер минут тынлык белән искә алдылар. Һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International