11 нче гимназиядә район башлыгы катнашында парламент дәресе узды

2020 елның 14 феврале, җомга

Лениногорскиның 11 нче гимназиясендә Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, район Советы депутаты катнашында парламент дәресе узды.

“Традицияләрне саклап, киләчәкне булдырабыз” дигән дәрестә шулай ук шәһәр башлыгы урынбасары, шәһәр Советы депутаты Гөлфирә Рафикова, 11 нче гимназия директоры Флера Хәйбрахманова, X-XI сыйныф укучылары катнашты. Дәрес ике истәлекле датага - ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде.

Тарих укытучысы Ольга Шелабаева парламент дәресенең мөһимлеге һәм аның максатлары турында сөйләде.  Укучылар республикабыз төзелү тарихы, Бөек Ватан сугышы, ирешелгән уңышлар турында проектлар әзерләделәр, аларны барысы да кызыксынып тыңладылар.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәрберсенә кагылган тарихи вакыйгаларның мөһимлеген билгеләп үтте. Бу - ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, укучыларны республика, ил өчен юбилей чараларында актив катнашырга чакырды.

«Һәр вакыйганы, районыбыз, республикабыз, илебез уңышларына өлеш кертүчеләрнең  исемен истә тоту мөһим. Ышанам ки, сез дә бу мөһим чараларда катнашачаксыз”, - диде район башлыгы. Укучыларга яхшы укырга һәм үз иленең лаеклы гражданнары булырга теләде. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова депутатлар корпусының эш үзенчәлекләре турында сөйләде, халык алдына куелган бурычларны билгеләде.
Татарстанда беренче тапкыр парламент дәресе 2009 елда Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм республиканың Мәгарифне үстерү институты катнашында Дәүләт Советы инициативасы белән узды. Проект ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International